Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналар галереясендә Юлия Абрамошвилиның шәхси күргәзмәсе ачылды

Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамошвилиның «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән эшләр тәкъдим ителгән.
Юлия Абрамошвили «Сынлы сәнгать һәм сызу» белгечлеге буенча Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 2011 елдан балалар һәм өлкәннәр өчен «Радужный мир» сәнгать студиясен җитәкли. Рәссам үзенең остазы һәм иҗади рухландыручысы дип ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиевны саный.
Рәссамга булдырыла торган персонажларның характерлары, аларның эмоциональ халәте кызыклы. Үз эшләрендә ул сәнгать хатының төрле техникаларын куллана, иҗади үсеш юлында хәрәкәт итә.
Күргәзмәне ачу җылы дустанә атомосферада узды. Кунакларны РФ һәм Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Дени Абрамошвили («Пычаклар белән бию»); халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәүнең «Триумф» музыка агентлыгы солисты Леонид Скороходов; «Веретено» төркеме солисты Рөстәм Янгулов; джаз триосы солисты Елена Соколованың иҗат номерлары шатландырды.
Экспозициядә 98 рәсем сәнгате әсәре тәкъдим ителгән, күргәзмә 2021 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә