Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналар галереясында "Кристиан Апостол төшләре һәм чынбарлык"дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Картиналар галереясенең кече залында "Кристиан Апостол төшләре һәм чынбарлыгы" дигән шәхси күргәзмә ачылды. Анда Чаллы картиналар галереясе һәм авторлык коллекциясе фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителде.

Кристиан Апостол - молдаван чыгышлы рәссам, Лиссабонда (Португалия) сәнгать өйрәнгән, хәзерге вакытта Түбән Камада яши һәм эшли. Үз стилен булдырган ул - ассоциатив символизм. 
Күргәзмәне ачу дусларча җылы шартларда узды. Сәламләү сүзе белән "Россия рәссамнар берлеге"  Чаллы оешмасы идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов һәм ТР халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев чыгыш ясадылар. «Destiny» скрипка дуэты солисты Әнисә Солтанованың чыгышы иҗади бүләк буларак яңгырады. Экспозициядә 35 матур әсәр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 2022 елның 13 февраленә кадәр эшлиячәк.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картиннаягалерея