Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картлык көнендә идәндә йокларга мәҗбүр! Шәһәрдәшебезгә ярдәм кирәк!

Чаллының 27нче комплексында өлкән яшьтәге бер шәһәрдәшебез бик аяныч шартларда гомер итә. Бер-ике ел элек ул инсульт кичергән булган, шуның нәтиҗәсендә хәзер гәүдәсенең сул як өлеше хәрәкәтләнми.

Бүгенге көндә әби өч бүлмәле фатирның идәнендәге матраста ятарга мәҗбүр. Янында буш тәлинкә, ашарына да, эчәренә дә юк. Фатирда – начар ис, бүлмәләрдә – тәртипсезлек.  Өстәвенә, балкон ишегенең тәрәзәсе ватылган, кухняда буш шешәләр аунап ята, раковина һәм өстәл тулы пычрак савыт-саба. 
Әби малае карамагында яши. Тик ул авыру анасына кадер-хөрмәт күрсәтер урынга спиртлы эчемлекләр куллана. Бу гына да түгел, өенә теләсә кемне кертеп, кәеф-сафа кора. Йорттагыларның сүзләренә караганда, алар төне буе кычкырышып, сугышып чыгалар. Ярый инде күршесе ара-тирә әбинең хәлен белешеп тора, ашарына да кертә. 
ТОС җитәкчесе кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән: социаль хезмәтләргә дә, полициягә дә. Ни кызганыч, бүгенге көнгә кадәр бернинди үзгәреш тә юк. Улы опекун булгач, алар бернәрсә дә эшли алмыйлар. Аны дәвалап та, эшкә урнаштырып та караганнар, тик ул кабаттан эчә башлаган. Ә кайчандыр әнисе дә, үзе дә шәһәрдә танылган табиблар булганнар. 
«Проблеманы ничек хәл итәргә инде?»,  – дип баш вата йортта яшәүчеләр. Бәлкем, газета укучыларыбыз арасында әлеге шәһәрдәшләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Сездән җаваплар көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картлык