Казан аэропортыннан самолётлар оча алмый
Яңалыклар тасмасы

Казан аэропортыннан самолётлар оча алмый

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» турында игълан ителде.

Татарстанда 4:47 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында чыкты.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде», - диелә ведомство белдерүендә.

Казан аэропортында 10га якын рейс туктатылды. Санкт-Петербургка очучы самолет 2,5 сәгатькә, Тбилисига очучы – 1,5 сәгатькә, Стамбулга – 4 сәгатькә, Мәскәүгә очучы 3 сәгатькә тоткарлана. Новокузнецк, Горно Алтайсктан Казанга очучы самолётлар очышы да кичектерелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев