Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда фонтанда 6 яшьлек малайның бармаклары өзелгән

Казандагы бер фонтанда 6 яшьлек бала авыр яраланганнан соң, «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Баланың имгәнүе турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралган. Якынча мәгълүматлар буенча, Казанга Свердловск өлкәсеннән гаиләсе белән килгән малайның «җырлый торган фонтанда» өч бармагы өзелгән. Ике бармакны табиблар тегеп куя алган.

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Бу факт буенча республика прокуратурасы тикшерү уздыра, дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев