Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Казанские ведомости"га 30 ел

 Нәрсәдән башланган?

 Нәрсәдән башланган?
1991 елның 15 мартында «Казанские ведомости»газетасының беренче саны чыга. Редакциядәге эш турындагы хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән журналистлар уртаклашты. 
Хәзерге вакытта «рус репортерлары» коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Дмитрий Михайлин 17 яшьлек студент булып килгән. Ул төркемдәше белән бергә аларны 1991-1995 елларда баш мөхәррир булып эшләгән Любовь Агеева ярты ствакада эшләргә чакыруын искә ала.
"Редакциядә иң күп акча эшләгән вакытларым булды, чөнки бик күп яздым. Хәзер алай эшли алмыйм", - ди Михайлин.
Акрынлап редакциягә яңа гына оешкан журналистика факультетының беренче студентлары (моңа кадәр бары тик филфактагы бүлек кенә булган) тартыла. “Димәк, «Казанские ведомости» республикада журналист белемен үстерүгә дә зур йогынты ясаган”,- ди Дмитрий.
"Газетаның тәүге номерын беренче биттәге алюминий кашыклар белән сатуыбызны  искә төшерәм. Без Вадим белән-электричкаларда һәм Цумда сатып йөргән идек. Интернет уйлап тапсалар да, кызыклы гаммәви мәгълүмат чаралары беренче урында була бирде. Ул вакытта бит хәтта компьютерлар да сирәк иде, без тестларны басма машинада җыя идек", - дип сөйли Михайлин.
Дмитрий үзе сәясәт турында язган. Күп материалларында ул илне җимерергә әзер торган милләтчеләр турында искәрткән. Шушы кыю материаллар аркасында таныш булмаган бер егет тә зыян күрә язган. 
“Казандагы «Би-би-си» журналисты Виктор Смирнов бервакыт миңа шундый тарих сөйләде. Аның бер танышы булган, ә аның улы, минем адаш һәм бер фамилияле Дмитрий Михайлин, энергетика институты студенты. Һәм менә бервакыт аларның фатирына шакыйлар. Дима ишекне үзе ача, "Син Дмитрий Михайлинмы?“ — дип сорыйлар аннан егетләр. “Мин“, - дип җавап бирә ул. «Хәзер без сиңа республиканың бәйсезлегенә каршы ничек чыгыш ясауыбызны күрсәтәчәкбез! дип егетләр, аны кыйнарга җыеналар. Алар бары тик кайдадыр дөрес информация гына алмаган булып чыкты. Диманы үзенең студент билеты кул астында булуы саклап калган. Соңыннан мин аның янына бер шешә шәраб тотып бардым, шулай дуслашып киттек”, - дип искә ала Дмитрий.
90нчы еллар "КВ" ярдәмендә бик актив була, дип сөйли газетаның элеккеге хезмәткәре.
Гөлнур Хафизова 1998 елдан 2014 елга кадәр «КВ» да яңалыклар, шәһәр хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, ә аннан соң иҗтимагый тормыш бүлеге мөхәррире була. 
Башкалабыз өчен мөһим булган объектлар төзелешен яктыртудан тыш, ул вакытта „КВ“ журналистлары халыктан килгән проблемаларны хәл итү өстендә дә актив эшләгән. Редакция кушуы буенча Азинодагы күп санлы өй туена барганыбызны хәтерлим. Казанлылар торак-коммуналь хезмәтләре белән бәйле проблемалары белән уртаклашырга ашыкты — алар безне, журналистларны, соңгы инстанция дип санады. Һәм без үз чиратыбызда бу ышанычны акларга теләдек
Төрле елларда баш мөхәррир Венера Якупова җитәкчелегендә редакциядә яңа гына эшли башлаган журналистлар да, танылган мэтрлар да эшләде, дип искә ала Хафизова. Мәсәлән, язучы Рафаэль Мостафин, Кабан күле төбендәге легендар хәзинәләр артыннан, укучыларны “су төбенә төшереп”, Муса Җәлилнең батырлыгын детальләштерә.
ТР карикатуристлар берлеген җитәкләгән рәссам Вячеслав Бибишев газетаның беренче полосасын виртуоз рәвештә "бизәде". Язучы һәм драматург, баш мөхәррир урынбасары Александр Воронинаның нәзәкатьле редакторы, ашыгып язылган репортажларны камилләштереп, текстны оста итеп үзгәртте.
«Бу команда зур үзгәрешләр аша узарга тиешле газетаны булдырды", - дип саный Гөлнур Хафизова.
2021 елгы «КВ» каршындагы стажер мәктәбе тыңлаучысы Эльвира РЫСАЕВА редакциягә беренче тапкыр эләгеп, керү ишеге каршындагы шаржны бик озак карап торуын искә ала. «Бөтен дөнья бер гәҗиттә!» Казан белән бәйле төрле чорларның танылган шәхесләре шундый лозунг белән аларга кушылырга өндәделәр.
"Зур стажлы журналист Людмила Ивановна Колесникова минем остазым булды. Мин аның мәктәбе, хезмәттәшләрем-профессионаллар белән танышуым өчен бик рәхмәтле", - ди ул.
Эльвира газета редакциясе-даими темпта эшләүче катлаулы механизм булуын аңладым ди. Чөнки материалның басма версиясе автор текстыннан башлап мөхәрриргә кадәр, корректордан алып версткага кадәр, ә аннары полосаларны типографиягә җибәреп, бөтен циклны оператив рәвештә узарга тиеш.
“Мин газетага елъязмачы булу мөмкинлеге өчен рәхмәтле. Безнең газета үз миссиясен уңышлы дәвам итәр һәм укучыларга файдалы булыр дип өметләнәм”.- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев