КДМЦга өске каттан егылып төшкән баланы алып килделәр
Яңалыклар тасмасы

КДМЦга өске каттан егылып төшкән баланы алып килделәр

Сабыйга нибары 2 яшь.

Фаҗига 29 апрельда Алабуганың бер йортында килеп чыга. Кичке алты тулганда 2 яшьлек малай 3нче каттан егылып төшә. Бала, бәхеткә, исән. Әмма күптөрле тән җәрәхәтләре ала. Сынган җирләре дә бар. Аны кичектермичә Кама балалар медицина үзәгенә китерәләр. Хастаханәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, малайның хәле уртача авырлыкта бәяләнә. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала

Нет комментариев