Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күңел» рекорд куярга җыена

Тәнәфессез, бер ялсыз 30 сәгатьлек эфир. Иртәнге «2+ шоу» тапшыруын алып баручылар – Алинә Вәлиева белән Ришат Хаҗиев һәм радионың яшь популяр алып баручысы – Алмаз Хәертдинов Татарстан радиолары рекорды китабына керү өчен тырышачаклар.

Алар эфирга 9нчы декабрь иртәсендә чыга һәм 2 тәүлек буе микрофон алдыннан китми эшләячәкләр. Шул рәвешле, «Күңел» радиосы 25 еллык юбилее алдыннан Татарстан радиолары арасында рекорд куячак. Әлеге тәҗрибә киләсе юбилей елында Гиннесның рекордлар китабына керү өчен әзерлек чарасы да булып тора. Радиомарафонның төп максаты – республикада «Күңел»нең дәрәҗәсен тагын да арттыру, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында ана телебезне пропагандалаучы радионың киләчәк буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыклау, тыңлаучыларда татар телендә яңгыраган җырларга, милли моңнарга мәхәббәт уяту, милли кыйммәтләребезне саклауга халык игътибарын җәлеп итү. 
Әлеге туктаусыз марафон гадәти эфирдан аерылып торачак. Программада: онлайн концертлар, җылы әңгәмәләр, бүләкләр уйнату, туры эфирда тыңлаучылар белән аралашу. Татар эстрадасының танылган йолдызлары – Илсаф (Ильсур Сафин), Ильмира Нәгыймова, Илшат Хәмәдиев, Руслан Кираметдинов, Зәринә Хәсәншина, Рәдиф Зарипов бу көннең көтеп алынган кунаклары. Гомумән, бу көнне радионың ишекләре һәркем өчен ачык булачак. Алып баручыларны, бигрәк тә төнлә, үсендереп, дәрт өстәп, кәефләрен күтәреп торырга теләгән һәркем килеп, уңышлар теләп китә ала. Шуны искәртәбез, алып баручыларга эфирда 30 сәгать буе эшләргә, шулай ук билгеле бер кагыйдәләр һәм шартларны үтәргә туры киләчәк.
Сезне дә 9-10нчы декабрь көннәрен безнең белән үткәрергә чакырабыз! Кушылыгыз! Әлеге 30 сәгатьлек эфир тарихка кереп калачак! «Күңел» тарихын бергәләп языйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио

2
X