Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КФУның Чаллыдагы филиалы экс-директорын кулга алдылар

Ул ришвәт алуда шикләнелә.

«Хокук саклау органнары КФУның Чаллы филиалының элеккеге директоры Анатолий Макаровны кулга алдылар. Ул ришвәт алуда шикләнелә», – дип хәбәр итте Челныбиз сайты. Кичә аның өендә тентү узган. Профессор Анатолий Макаровны сорау алырга Казаннан кайтарганнар. Оператив чаралардан соң кулга алганнар.  

Мәгълүматлар буенча, сүз узган елның җәендә булган хәл турында бара. Анатолий Макаров Төрекмәнстаннан килгән 6 студенттан 200 мең сумнан артык ришвәт алган дигән шик бар. Җинаять эшен тикшерү кысаларында студентлардан да сорау алынган.

Исегезгә төшерәбез, Анатолий Макаров Чаллыдагы КФУ филиалыннан былтыр киткән иде.   

Фото: nabchelny.ru 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять ришвәт кулга алынды