Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык күңелендә кала торган концерт

«Мондый концертлар  3 ай саен булачак. Җырчылар составы яңартылачак. Без,  мәдәният хезмәткәрләре, халыкның зәвыгын мәгънәле җырлар белән тәрбияләргә тиеш», – ди Гөлзада ханым.

«Энергетик» мәдәният сараенда «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда»  дип исемләнгән кичә-концертның икенчесе булды. Анда автогигант төзелеше вакытында килгән яшьләрне очраштыру күренешләре, кичке уеннар да булды. Тамашачыларны «Замана» ансамбле артистлары гармун белән татар халык җырларын җырлап каршы алдылар. Аннары «Объективта – Чаллы тарихы» дип исемләнгән күргәзмәне карадылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының легендар шәхесе Гөлзада Рзаева оештырган әлеге концертта  халыкны тәрбияли торган фикерләр һәм затлы җырлар гына яңгырады. Тамашачылар гадәттәгечә Илгиз Закиров, Илсөяр Зарипова, Равил Галиев, Рафик Сабиров, Габидулла Хөрмәтуллин, Зөлфия Җиһан, Илзирә Ибраһимова, Дилүс Гомәров, Илшат Хәмәдиев  башкарган мәгънәле җырларны җылы кабул иттеләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипованың «Авыл миче» җыры (Хәмит Хадиуллин шигыре, Миңзифа Әхмәтшина көе) тамашачыларны мичле балачакларына алып кайткандыр, мөгаен. 

Профессиональ  җырчыларга үрнәк җырчы Рафик Сабиров бу кичтә автор-башкаручы буларак танылды. Ул вакытсыз арабыздан киткән музыкантлар Ринат Илаев, Рөстәм Хәйруллин, Ринат Гобәйдуллин һәм башкалар истәлегенә язган «Сагыш» җырын башкарды.

Гөлзада Рзаев Чаллылыларга Башкортстаннан шәһәребезгә күчеп килгән Нурислам Яхинны тәкъдим итте. Аның тәүге чыгышы уңышлы булды. Халыкчан җырчыны тамашачылар яратты. Тәнәфестәге гармунлы уеннарда шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп биеделәр, бер-берсе белән аралаштылар. Шәһәрдәшебез Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Афәрин, бик күңелле, матур концерт булды. Рәхмәт җырчыларга, аны оештырган, алып барган өчен бигрәк тә Гөлзада Мөхәммәтовнага рәхмәт», – дип концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«Мондый концертлар  3 ай саен булачак. Җырчылар составы яңартылачак. Без,  мәдәният хезмәткәрләре, халыкның зәвыгын мәгънәле җырлар белән тәрбияләргә тиеш», – ди Гөлзада ханым.

Барыбыз да исән-сау булып, мондый зәвыклы концертларда  яңадан очрашыйк.

Фотолар «Энергетик» мәдәният сараеннан алынды

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев