Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкны күпләп вакцинацияләү башланды

Прививкага республиканың һәр кешесе языла ала.

Бүгенге көннән Татарстанда коронавирустан күпләп вакцинация башланды.

«Теләгән һәр кеше яшәү урыны буенча сырхауханәдә Covid-19дан прививка ясата ала",-дип расладылар ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»МА корреспондентына.
Искәртеп узабыз, «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән, ә аны ачканнан соң яраклылык вакыты нибары ике сәгать кенә, шуңа күрә татарстанлылар вакциналаштыруга җаваплы карарга һәм билгеләнгән вакытта медицина учреждениесенә килергә тиеш.

"Спутник V" - ике фазалы вакцина, прививка ясатуга беренче визиттан соң 21 көннән соң кабат килергә кирәк булачак. Ике фаза арасында ОРВИ симптомнары барлыкка килсә, вакцинацияне өзәргә туры киләчәк, шуңа күрә үз сәламәтлегеңне икеләтә сакларга кирәк.

Коронавируска антитәнчекләр  икенче прививкадан соң ике атнадан соң барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев