Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Хезмәтемне оша­ту­ла­ры кү­ңе­ле­мә рә­хәт­лек би­рә”

Эше­мә ях­шы мө­нә­сә­бәт бул­ма­са, көн-төн җы­еш­тыр­сам да подъ­езд­лар­ны кү­ңе­лем те­лә­гән­чә то­та  ал­мас идем. Рәх­мәт, чис­та­лык­ны сак­лый­лар, үзем дә ты­ры­шам, сте­на­лар­га ка­дәр юып-чис­тар­тып то­рам, - ди Гөл­нур ха­ным.

Тро­ту­ар пли­тә­лә­ре­нең сыр­ла­ры кү­ре­неп то­ры­ры­лык  итеп  кө­рәп-се­бе­рел­гән, кар­ла­ры тау-тау  итеп өел­гән ишек ал­дын­нан  еш үтәр­гә ту­ры ки­лә ми­ңа.  Эшен бу ка­дәр дә җи­ре­нә  җит­ке­реп эш­лә­ү­че­нең үзен  дә бер кү­рә­се ки­леп йө­ри идем. Төн­лә баш­ла­нып, яр­ты көн үт­кән­че  ду­ла­ган март бу­ра­нын­нан соң эш уры­нын­да оч­рат­тым мин  ишек ал­ды җы­еш­ты­ру­чы Гөл­нур Бә­дерт­ди­но­ва­ны.

  • Тап­тал­ган­чы кө­рә­сәң, бер авыр­лы­гы да юк аның, шу­ңа бу­ран тук­тау­га ук чы­гар­га га­дәт­лән­дем. Кар­ны өяр урын гы­на кал­ма­ды. Баш­ка­лар ке­бек тро­ту­ар­да­гы кар­ны ма­ши­на юлы­на чә­чә­сем кил­ми , ан­нан  ке­ше­ләр дә йө­ри бит, шу­ңа би­ек тау­лар өе­лә дә ин­де, - дип ел­май­ды ул, эше­нә сок­ла­ну­ым­ны бел­де­реп сүз ка­ту­ы­ма  кар­шы.  –Мак­та­ган­ны кем ярат­мый,  ке­ше­ләр­нең игъ­ти­ба­ры , эшем­не оша­ту­ла­ры кү­ңе­ле­мә рә­хәт­лек би­рә, ары­ган­на­рым оны­ты­ла, шу­ңа ниш­лә­сәм дә җи­ре­нә җит­ке­реп эш­ләр­гә, тө­гәл­лек­кә ом­ты­лам.

Гөл­нур Са­мат кы­зы Зәй ра­йо­ны­ның Ка­дер авы­лын­да ту­ып үс­кән. Го­мер буе аг­ре­гат за­во­дын­да хез­мәт куй­ган. Ла­ек­лы ял­га чыкк­кан­нан бир­ле “Па­ри­тет” ида­рә ком­па­ни­я­се­нең  43нче то­рак- экс­плу­а­та­ция ида­рә­сен­дә эш­ли. Бер­ни­чә ел ин­де 43 /15 йор­ты­ның соң­гы җи­де подъ­ез­дын  hәм  шу­лар­ның   ишек ал­дын җы­еш­ты­ра, ида­рә ком­па­ни­я­сен­дә оеш­кан  “Чис­та подъ­езд” оеш­ма­сы әгъ­за­сы  да  икән.

Йорт­та яшә­ү­че­ләр­нең дә бу ты­рыш ха­ным­га   хөр­мәт­лә­ре , үз итү­лә­ре си­зе­леп то­ра: үт­кән-сүт­кә­не исе­ме бе­лән дә­шеп, сә­лам би­реп, хәл-әх­вәл со­ра­шып уза, бер ир ке­ше  хәт­та  кар кө­рә­шер­гә дә  чык­кан.

  • Эше­мә ях­шы мө­нә­сә­бәт бул­ма­са, көн-төн җы­еш­тыр­сам да подъ­езд­лар­ны кү­ңе­лем те­лә­гән­чә то­та  ал­мас идем. Рәх­мәт, чис­та­лык­ны сак­лый­лар, үзем дә ты­ры­шам, сте­на­лар­га ка­дәр юып-чис­тар­тып то­рам, - ди Гөл­нур ха­ным.

Бул­сын дип ты­ры­шуы, ке­ше­ләр­гә хөр­мә­те hәр эшен­нән кү­ре­неп то­ра аның. Әнә бит,  йорт янын кө­рә­дем, терр­ри­то­ри­ям  бет­те дип ке­реп кит­мә­гән,  кыл өзәр хә­ле кал­ма­са да, тро­ту­ар­ны юл ча­ты­на ка­дәр  кө­рәп, се­бе­реп куй­ган. Ни­чек сок­лан­мый­сың.

 Үр­нәк алыр ке­ше­ләр  янә­шә­без­дә.

Ил­ги­зә Лот­фул­ли­на.

 Ав­тор фо­то­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев