Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Кинога төшкәндә төрле кызык хәлләр булды» (Фотолар)

Чаллы артистын кайчан кинода күреп була?

«Татарстан яңа гасыр» телеканалыннан Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән күпсерияле «Кеше китә җыры кала» кинофильмы бара. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Әюпов да катнаша. Руслан белән очрашып кинога төшү тарихы, кызыклы хәлләр турында сөйләшеп алдык. 

– Руслан моңа кадәр кинода төшкәнең бар идеме? «Кеше китә җыры кала» фильмына ничек эләктең? 
– Минем клипларда төшкәнем булды. Казан театр училищесында  укыганда «Ак чәчәкләр»  фильмында күмәк күренештә уйнаган идек. «Кеше китә җыры кала» фильмында исә Нариман ролендә уйныйм. Бу кинога эләгүем исә болайрак булды. Фильмның режиссеры Александр Далматов башта театрларда артистларның уенын карап йөрде. Үзенә ошаган артистларны күңеленә салып куйган күрәмсең. Безнең театрдан мине, Нурия Сәлахованы, Лилия Минһаҗева, Физалия Габидуллинаны кастинга чакырдылар. Безгә әсәрне алдан җибәргәннәр иде. Шуның буенча кастингта этюдлар күрсәттек тә кайтып киттек. Нәтиҗәсен берничә ай көттек. Әмма Аллаһка шөкер, без кинога  үттек һәм җәй көне съемкалар булды. Мин Хәкимулла белән Вәсфикамалның улы Нариманны уйныйм. Вакыйгалар 60нчы елларда бара. Бөек Ватан сугыш елларында бәләкәй Нариманны уйнадым, аннары зур егетне. Фильм туй күренеше белән тәмамлана.

– Фильмны төшергәндә кызык хәлләр булдымы?
– Булды инде. Без Арча кунакханәсендә кунып фильмга төштек. Яңгыр ява да ява, эшләргә ирек бирми. Шунда Александр Далматов Гөберчеккә барыйк ди. Мин ишегалдына түбә астында яңгыр белән уйнап торам. Мине төшереп алганнар. «Руслан әйбәт күренеш, кладырабыз моны», – диде режиссер. Аннары яңгыр кирәк вакытта булмады. Бу очракта инде кемдер, савыт белән коега, суга йөгерде. Икенче берәүләр түбәгә менеп су агызды. Шулай итеп яңгыр «яудырдык».  Яңа Җөри авылында Хәкимулланың әбисе яшәгән, үзебез уйнаган өйдә кундык. Агач өй, йолдызлы күк, саф һава, кошлар сайрый – мәңге истә калырлык вакыйга. Әсәрдәге чорда яшәп алдык.  Кинога төшкәндә матайда, тәгәрмәчле һәм «башмаклы» трактор йөртергә дә туры килде. Авыл баласы булгач, миңа бер дә авыр булмады. 

– Сезне фильмда кайчан күреп була?
– 20-21-22 серияләрдә, ягъни киләсе дүшәмбедән башлап. 

– Ролең үзеңә ошадымы?
– Ошады. Әйе, ул минем кебек җайлы, рәхәт кеше. Улыма да Нариман исемен кушармын дигән идем. Тик…

Руслан Әюпов  белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинода төшкән Чаллы театры «Кеше китә җыры кала» Александр Далматов руслан Аюпов