Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кировтан Чаллы спортчылары бер кочак медаль белән кайттылар

26 февраль көнне Киров шәһәрендә “Вятка көче IV” (Сила Вятки IV) дип исемләнгән спорт батырлыгы һәм спортның көч таләп ителә торган төрләре арасында халыкара милли чемпионатының фестивале үтте.

Ярышларда барысы бергә 500 кеше катнашты. Шулар арасыннан мөмкинлекләре чикле булган Чаллы спортчылары күп медальләргә ия булдылар. 

Рәкит Әбделманов 4 медаль һәм спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булды. Фәнис Нуретдинов белән Августа Беляева өчәр медаль, Гөлназ Гыйльметдинова, Рәфыйк Ибраһимов, Николай Бердников, Ришат Фәзуллин, Илшат Мингалиев икешәр медаль, Радик Михедюков бер медаль алып кайттылар.

Спортчыларыбызны әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп итсен! 

Түбәндәге фотода - Радик Михедюков

Фотода - Фәнис Нуретдинов. 

Фотода - Рәфыйк Ибраһимов.

Фотода - Илшат Мингалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт