Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Китап авторы яшүсмерләр белән очрашты - ФОТОЛАР

Шушы көннәрдә 37нче мәктәп укучылары шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова белән бик эчтәлекле һәм кызыклы очрашу үткәрделәр.

Чараны 37нче мәктәп китапханәчесе Әлфия Нурлыгаянова һәм үзәкләштерелгән шәһәр китапханәләренең 17нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәре Фирая Гыйззәтуллина алып бардылар. Алар язучының «Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр» бәйгесендә «Иң яхшы чәчмә әсәр» номинациясендә 3нче урын алган «Канатлар ныгыганда» повестен тәкъдим иттеләр. Укучылар һәм укытучылар әсәрдән төрле өзекләрне сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм җырлап, биеп тә күрсәттеләр. 

Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» повесте яшәүнең мизгел икәнен аңларга, тормышта очраган авырлыкларны җиңү юлларын табарга ярдәм итә. «Яшүсмерләрнең өметләре генә өзелмәсен, канатлары гына нык булсын», – ди автор.

Тормышта ялгыш адым ясамыйча яшәр өчен китаплар укырга кирәклеген әйтә язучы, китап яшүсмернең дөньяга, тирә-юньгә карашын үзгәртә ала дип тә ассызыклый. Әсәрдә үзеңә дөрес кумир сайлауның мөһимлеге, көчле рухлы, алга куйган максатларыңа ирешеп яшәүчеләрне үрнәк итеп алырга кирәклеге ышанырлык итеп сурәтләнә. Бу әсәр яшүсмерләр өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә бик әһәмиятле, чөнки әсәр яшүсмерләрнең тормышын, уй-кичерешләрен тирәнтен өйрәнергә, ачыктан-ачык әңгәмәләр корырга, ихлас аралашып, бала күңелендәге төрле үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

 

Кичәдә язучы һәрбер яшүсмернең һәм ата-ананың өстәл китабы булырлык бу повесть, аның язылу тарихы турында бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Очрашу ахырында исә мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова Әлфия Ситдыйковага үзенең котлау сүзләрен ирештерде, китап укучыларны сөендереп, яңа әсәрләр иҗат итүен теләде. 

Әлфия Нурлыгаянова, 37нче мәктәп китапханәчесе.
/ Фотолар 37нче мәктәптән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев