Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Арендага алып көймәне 3 мең сумга сатып җибәргән

Елгыр ир-атны судка чакырдылар.

Ул "мошенниклык" маддәсе буенча хөкем ителде.

Вакыйга октябрьдә була. Чаллының балыкчылар кибетеннән Басалыга А.Ю. арендага 30 мең сумлык көймә ала. Моннан тыш, 80 мең сумлык мотор һәм кирәк-яраклар да сайлый. Бер көнлек аренда өчен ул 3 мең сум түләргә тиеш була. Тик шул ук көнне көймәне 6 мең сумга бер белмәгән кешегә сатып җибәрә. Кибеткә салынган зыян күләме - 110 мең сум. 

Судта гаепләнүчегә 5 айлык төзәтү эшләре билгеләнде. Хезмәт хакының 5% дәүләт хисабына тотылачак. Көймә хуҗасына кайтартылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция