Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарылачак

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап бер атна дәвамында бирергә мөмкин.

Мондый алым россиялеләргә процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк. Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чараларны да кабул итәргә кирәк, алар арасында максималь контактсызлык принцибын үтәү дә бар.
Һәр участокка кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга кирәк булганда битлек, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комитеты әгъзалары битлек һәм перчаткаларда булачаклар, моннан тыш, соңгыларын алдан ук коронавируска сынадылар. Участоклар үзләре көнгә берничә тапкыр дезинфекцияләнәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев