Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан Гаете уңаеннан Чаллы мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды

Бүген бар мөселман дөньясы Корбан Гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Чаллы мәчетләрендә дә бәйрәм намазы укылды.

Пандемия шартларында, санитар таләпләрне искә алып, мөселман кардәшләребез гыйбадәтләрен иман йортларының ишегалларында кылдылар. Урыннарда ук саклану чаралары булмаганнарга битлекләр дә таратылды.

Шәһәребез мөхтәсибе, "Нур Ихлас" мәчете имамы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да, мөселманнарны Корбан Гаете белән котлап, бәйрәм көннәрендә саклану чаралары хакында истә тотарга киңәш итте. Корбан чалу урынына күпләп килмичә, әлеге гыйбадәтне калган ике көндә дә башкару мөмкинлеге хакында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз корбан