Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кореядә бәлага юлыккан Татарстан кызы вафат

Әнисе аны туган ягына алып кайтып җирләргә тели.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Кореяга эшкә киткән Венера Сапуринаның авыр хәле турында хәбәрләр таралды. Ул өч ай дәвамында комада булып, каты авыру белән көрәште. Кызны аңын югалтып егылган килеш ванна бүлмәсендә табалар һәм хастахнәгә салалар. 

Әнисе Марина Казандагы өч бүлмәле фатирын сатып кызы янына китте, аның соңгы сулышына кадәр янында булды. «Бүген Корея вакыты белән 3 сәгать 50 минутта кызым безне мәңгелеккә ташлап китте», – дип хәбәр итте ул социаль челтәрдәге битендә. 

Әлеге гаиләгә, кызын дәвалау һәм Татарстанга алып кайту өчен күпләр ярдәм кулы сузды. Танылган җырчылар, блогерлар мәгьлүмат таратты. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова язылучылары белән 2 млн 300 мең сумнан артык акча җыйды. «Шактый суммада акча җыелды. Әмма, постны туктатсам да, һаман акча килеп тора», – ди Гөлия.

Авыр кайгыдагы ана хәзерге вакытта баласының мәетен туган ягына алып кайту мәшәкатьләре белән йөри. Аңа бу эшендә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен иде. 

Фото Марина Сапуринадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига үлем-китем матди ярдәм