Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус чигенми: пунктлар күбәя (+фотолар)

Чаллыда вакцина ясатырга теләүче шәһәрдәшләрнең саны арта. Шифаханәләрдәге чиратлар моның ачык бер мисалы. Мәсьәләне хәл итү максатыннан эре сәүдә үзәкләрендә прививка ясый торган өстәмә пунктлар булдырыла. Аларның чираттагысы «Тулпар» һәм «Мегастрой»да ачылды.

«Мегастрой»га чаллылылар көндезге сәгать 12дән кичке сәгать 7гә кадәр килеп коронавируска каршы вакцина ясата алалар. Ул дүшәмбе көнне эшли башлады. Ачылган көнне үк монда кеше байтак иде.
Тәнзилә Гомәрова да бирегә килеп прививка кадатырга булган.
 – Ирем әллә кайчан ясатты инде. Башта полисым юк иде, аннан соң эш буенча башка шәһәрләргә китәргә туры килде. Бүген ясатырга уйладым. Чиратта тормас өчен хәтта бер сәгать алдан килдем, – ди шәһәрдәшебез.
56 яшьлек Ирек Сәләхов та вакцинация өчен әлеге пунктны сайлаган.
– Ике көн элек шәһәребезнең 6нчы шифаханәсенә барган идем, кирәкле кәгазьләрне тутырдым, тик кеше бик күп булгач вакцина ясатмыйча кайттым. Чиратта торып та чир йоктырырга мөмкин бит. Хатыным «Мегастрой»да яңа ачылган пунктка барырга киңәш итте. Аллаһка шөкер, монда кеше күп түгел, – ди ул.
Биредә чаллылыларга 5нче шәһәр шифаханәсеннән табиб-терапевт һәм өч шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.
– Бүгенге көндә Спутник V һәм Эпивак-Корона вакциналарын ясыйбыз. Прививка ясаткач, ике көн эчендә куар код килә, – ди 5нче шәһәр шифаханәсенең югары квалификацияле табиб-эпидемиологы Фәридә Мостафина.
Илдар Мәксүтовны Спутник Лайт вакцинасы кызыксындыра. «Аны кемнәр кадата ала?» – дип сорады ул табибтан.
Фәридә Искәндәровна әйтүенчә, бу прививканы ясатыр өчен шифаханәгә барырга кирәк. Спутник Лайтны өч очракта гына кадыйлар: ревакцинация үтүчеләргә, моңа кадәр КОВИД-19 белән чирләп куар-код алганнарга һәм антитәнчекләр барлыгын раслаучы белешмәләре булганнарга.
Татьяна Назырова декрет ялында утыра. Ул да прививка ясатырга килгән.
– Балалар белән бернинди сәүдә үзәгенә дә, уен бүлмәсенә дә керә алмыйбыз, – ди ул. – Үзем 4нче шифаханәгә беркетелгән, тик анда ничә көн языла алмыйча интегәм, ә болай гына табиб янына эләгеп булмый. Аптырагач, монда килергә булдым. Иремә эш буенча кирәк булгач, ул җәй көне үк ясатты, ә мин әле прививкасыз. Яз көне җиңелчә генә чирләдем, ис сизмәдем, температурам булмады, аяк өсте үткәрдем дисәм дә була. Мондый пунктлар бик кирәк, биредә кеше дә күп түгел, барлык шартлар да тудырылган.
«Тулпар» сәүдә үзәгендә урнашкан пункт иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә кадәр эшли. Бирегә килүчеләр дә шактый. Күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Әлеге пункт турында алар социаль челтәрләрдән укып белгән.
Ләйлә Валеева күптән түгел генә коронавирус белән чирләгән. Шуңа да карамастан, прививка ясатырга булган.
– Монда бик җайлы, кеше күп түгел, тиз генә ясатам да эшкә барам, – ди ул. – Икенчесен дә бу пунктка ясатырга киләм. Шунысы гына борчый, прививка ясаткан белешмә белән сәүдә үзәкләренә кереп булмый, QR-кодны көтәргә кирәк була, ә ул килгәнче, берәр ай узар әле.
«Тулпар» сәүдә үзәгендә ике компонентлы Спутник V прививкасын ясыйлар. Бүген биредә 3нче шифаханә белгечләре хезмәт күрсәтә.
Вакцина ясатырга килүче башта кирәкле кәгазьләр тутыралар, аннары табиблар аның кан басымын, тән температурасын үлчи, сатурациясен карый, моңа кадәр булган авыруларын, нәрсәгә аллергия барлыгын сорый.
– Шифаханәләрдә көненә 200дән артык кешегә прививка куялар. «Тулпар»да да аннан ким түгел. Нигездә, вакцинацияләү яхшы үтә, зарланучылар юк, тән температурасы да бөтен кешедә дә булмый. Әгәр кешенең кан басымы югары яисә ул ОРЗ белән чирли икән, аларга вакцина ясамыйбыз, бер атнадан килергә кушабыз, – ди 3нче шифаханә табиб-терапевты Гүзәл Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус

2
X