Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус нинди тискәре нәтиҗәләргә китерә?

Коронавирус кичергән кешеләр тернәкләндерү курслары үтәргә, үзләрен сакларга һәм шунда ук эшкә чыкмаска тиеш.

Ютәл, тиз ару, игътибар һәм хәтер концентрациясе кимү, хәлсезлек коронавирус инфекциясе кичергән кешене даими борчып торган симптомнарга әверелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

«Күпчелек очракта ОРВИ белән авырганнан соң кеше әле озак вакыт үзендә хәлсезлек сизә һәм тиз арый. Бу грипп яки Covid-19 кичергән пациентларга аеруча хас. Шулай ук кешенең хәтере начараерга мөмкин», - дип аңлатты белгеч.

Моннан тыш, коронавирус кичергән пациентлар еш кына баш һәм мускуллары авыртудан, баш әйләнүдән, ютәл һәм тахикардиядән интегә.

Шунлыктан кешеләр тернәкләндерү курслары үтәргә, үзләрен сакларга һәм шунда ук эшкә чыкмаска тиеш. Организмга тернәкләнү өчен күпмедер вакыт кирәк, дип сүзен төгәлләде Пшеничная.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев