Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күркәм эшләребез бар

Атна башы вакыйгаларга бай булды. Чаллыга республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны бигрәк тә педагогия университетында көттеләр. Биредә "Россиянең 500 бассейны" программасы кысаларында төзелгән спорт-сәламәтләндерү комплексы сафка басты. Шушы объектны ачу тантанасына Илбашы белән бер төркем кунаклар да килде. Алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры...

Атна башы вакыйгаларга бай булды. Чаллыга республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны бигрәк тә педагогия университетында көттеләр. Биредә "Россиянең 500 бассейны" программасы кысаларында төзелгән спорт-сәламәтләндерү комплексы сафка басты.

Шушы объектны ачу тантанасына Илбашы белән бер төркем кунаклар да килде. Алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Россия Тхэквондо федерациясе җитәкчесе Анатолий Терехов һәм башкалар бар иде.

Яңа спорт-сәламәтләндерү комплексына 2014 елның октябрендә нигез салына. Аны төзү өчен 186,4 миллион сум акча бүлеп бирелә. Шуның 80 млн сумы - федераль бюджеттан, 50 млн сумы - республика бюджетыннан һәм 31 млн сумы - вуз акчасы. 2015 елда төзелешне тәмамлау өчен РФ бюджетыннан 10 млн сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, җиһазлар ТР бюджетыннан бүленгән 15,4 млн сумга алынган. Корылма 3 каттан тора, анда ике бассейн урнашкан. Зур бассейнда алты юл булып, озынлыгы 25 метрны тәшкил итә. Ә балалар өчен төзелгәненең озынлыгы 10, киңлеге 6 метр.

Спорт-сәламәтләндерү комплексында көрәш, тренажер, кардио заллар да ясалган. Шулай ук төркемнәр белән күнегүләр үткәрү өчен бүлмә, балалар почмагы һәм сауна бар. Бу заманча бинаның исеме дә үзенчәлекле - "Н2О" дип атала, ягъни су формуласы. Комплекска спорт белән шөгыльләнү өчен студентлар гына түгел, бөтен шәһәр халкы йөри ала. Бигрәк тә йөзү бассейннары популяр булыр дип көтелә.

Тантананы башлап, Президент Рөстәм Миңнеханов болай диде:

- Мин шушы спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелүгә бик шатмын. Сез спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырабыз. Барыгызны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйм. 2016 елда Чаллыда тагын бер бассейн төзелеп сафка басачак.

Президент Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафинага спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Студентларны бу күренекле вакыйга белән Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфия Когогина котладылар.

Югары кунаклар спорт-сәламәтләндерү комплексының эченә үтәләр. Аларны зур бассейнда үзләренең чыгышлары белән Дөнья чемпионатында катнашкан синхрон йөзү буенча Татарстан җыелма командасы каршы алды. Президент тхэквондо һәм көнчыгыш көрәш төрләре белән шөгыльләнүчеләр белән очрашты, аларның күрсәтмә чыгышларын карады. Иң күңеллесе, мөгаен, университетта белем алучы төрле милләт студентлары белән очрашу булгандыр. Төрекмәнстаннан килеп укучылар Рөстәм Нургали улына рәхмәт әйттеләр. Биредә белем алу аларга бик ошый икән.

Яңа спорт-сәламәтләндерү комплексының бизәлеше кунакларда зур кызыксыну уятты. Баксаң, стеналарны бизәү эшләрен университетның графика бүлеге студентлары башкарган. Аларның иҗади эшләре, фикерләве бик килешле һәм заманча.

Бу чарадан соң Рөстәм Миңнеханов Гадел Вафин белән Яр Чаллы кан бирү үзәгендә булды. Медицина оешмасының баш табибы Петр Куркин Республика кан бирү үзәгенең Чаллы һәм бирегә беркетелгән Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Мөслим, Сарман, Тукай, ә 2016 елдан башлап, Алабуга дәвалау-профилактика учреждениеләренә хезмәт күрсәтүе турында сөйләде. Үзәккә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Бу максатка федераль бюджеттан 43,5 млн сум бүлеп бирелгән. Ремонттан соң 62,5 млн сумлык 125 данә медицина һәм лаборатория җиһазы алынган. Лаборатория һәм кан әзерләү бүлекләре, донорлар кадрларын комплектлау бүлеге бүлмәләре барысы да заманча җиһазландырылган. Россия кан үзәге түбән температуралы суыткыч камералары биргән. Анда 15 тоннага кадәр яңа туңдырылган плазма сыя. "Теледор" түбән температуралы камералар (17,5 тонна сыешлы) кую нәтиҗәсендә, туңдырылган плазмаларны озак саклау өчен шартлар яхшырган. Бу плазма банкы булдыру мөмкинлеге дә бирә.

Рөстәм Миңнеханов "Чаллы икмәге" заводында икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү буенча яңа җитештерү комплексында да булды. Биредә аны ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.

ТР Президенты "Чаллы икмәге" АҖ "Челнинский" икмәген пешерү буенча җитештерү комплексы" инвестицион проектын тормышка ашыру белән танышты.

Республикабыз Президентын эшлекле сәфәрдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев озатып йөрде. Илбашы Чаллыда барган яхшы үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп сөенүен белдерде. Әйе, горурлана алабыз, күркәм эшләребез бар.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев