Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кукмара егетен «Татар ниндзясы» дип атаганнар

Татарстанның Кукмара районы егете, Россия рекордлар китабына кергән Эльмир Хаҗиев, СТС каналының популяр тапшыруы «Суперниндзя»да үз-үзен сынап карады.

Россиянең Минеральные Воды шәһәрендә узган ярышларда Эльмир бик авыр киртәләр полосасы узып, ярымфиналга узды. 

– Мин – спортчы. Үземне спортсыз күз алдына да китерә алмыйм. Гел ярышларда, һәрвакыт булдыра аламмы дип, сынап карыйм. Бу тапшыруга килүем дә, очраклы түгел. Кабат егәрлегемне тикшереп карарга теләдем, – дигән 10 килограмм йөк белән бер аягында гына бер минут эчендә 53 тапкыр кулында күтәрелгән рекордчы егет. 

Тапшыру алып баручылары актер Роман Постовалов, регби остасы Василий Артемьев һәм актриса Валерия Астапова Эльмирның киртәләр полосасын тиз дә, җитез дә үтүенә гаҗәпләнүләрен белдерде. Алар егетебезне “Татар ниндзясы” дип атады.

Фотолар: Казань. Социальная группа төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев