Күпбалалы гаиләләргә Тукай районыннан җир табылды
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы гаиләләргә Тукай районыннан җир табылды

Чаллыга ТР прокуроры Альберт Суяргулов килде.

Чаллының күпбалалы гаиләләренә Тукай районыннан 150 җир бүленеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр хакимияте бинасында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмә ТР прокуроры Альберт Суяргулов катнашында узды. 

Чаллыда 9488 күпбалалы гаилә җир алуга гариза тапшырган. 3410 гаиләгә участоклар инде бирелгән. Тагын 6 меңнән артыгы чиратта тора. 

Исегезгә төшерәбез, күпбалалы гаиләләргә Тукай районыннан участокларны «Подсолнухи» поселогы, Сәмәкәй һәм Калмаш авылларыннан биргәннәр иде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев