Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Күрше фест» конкурсына гаризалар күбрәк Чаллыдан кабул ителгән

Җиңүчеләргә йорт эче бәйрәмнәре оештыруга 500 мең сумга кадәр акча биреләчәк.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Күрше фест» конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде. 10 майдан 15 майга кадәр республика үзмәшгульләре, коммерцияле булмаган оешмалар, идарә итү компанияләре һәм эшмәкәрләрдән барлыгы 585 гариза кабул ителде. Иң күбе, 109 гариза – Чаллыдан. Казан – 92, Әлмәт районы – 43, Түбән Кама – 29, Менделеевск районы – 22, Арча һәм Лениногорск районнары – 19ар, Алексеевск һәм Буа районнары – 15әр гариза җибәргән.

Гаризалар арасында – концерт, мастер-класслар, гаилә квестлары, лекцияләр һәм спорт ярышлары сценарийлары. Хәзерге вакытта алар экспертлар тарафыннан бәяләнә. Җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк. Үз идеяләрен тормышка ашыру өчен үзмәшгульләргә 200 мең сумга кадәр һәм юридик затларга  500 мең сумга кадәр акча биреләчәк.

Конкурсның гомуми приз фонды 20 млн сумны тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев