«Күрше фест»та җиңүчегә 500 мең сум бирәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

«Күрше фест»та җиңүчегә 500 мең сум бирәчәкләр

Конкурста һәркем катнаша ала.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына старт бирде. Җиңүчегә 500 мең сумга кадәр акча вәгъә итәләр. Әлеге сумманы йорт ишегалдында чаралар оештыруга тотып булачак. «Күрше фест» «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора һәм илдә беренче тапкыр оештырыла. 

Гаризалар 12 майдан 15 июньгә кадәр dvor.tatar/konkurs сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр 1 июльдә билгеләнәчәк. 

«Күрше фест» халык конкурсы халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Анда үз ишегалдында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән оешмалар һәм актив гражданнар катнаша ала.

«18 яше тулган Татарстанда яшәүче һәркем гариза тапшыра ала. Монда үзмәшгуль физик затлар да, идарә итү компанияләре, ТОСлар, эшмәкәрләр дә керә», – дип белдерде торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев