Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыш бабай Европага... кар сатарга тәкъдим итә!

Русиянең баш Кыш бабае карны банкаларга тутырырга һәм Европага «Кремльдән кар " маркасы астында сатарга тәкъдим итә. Бу хакта ул Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә белдергән.

"Дуслар, бу бит гаҗәеп бренд: «Кремль кары». Аны банкаларга салып, Европада сатарга кирәк. Сатып алачаклар, мин сезне моңа ышандырам», — дип билгеләп үткән Кыш Бабай. Ул быелгы кышның карлы булу-булмавын төгәл генә әйтә алмаган, әмма Яңа елның һичшиксез булачагын вәгъдә иткән.
Кыш Бабай русиялеләрдән бик күп хатлар алуын, өстәвенә, аларның барысы да балаларныкы булмавын билгеләгән. Тылсымчы бабакай һәр дүртенче хатның өлкән кеше тарафыннан язылган булуын, әмма үзенең барысына да җавап бирергә тырышуын белдергән.

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/16360-kysh-babay-evropaga-kar-satarga-tkdim-it.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев