Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызыклы да, файдалы да якшәмбе

Мәскәү татарлары штабында яшьләр өчен чираттагы кичә узды. Мондый кичәләрнең төп максаты – татар студентларын берләштерергә, үзара таныштырырга һәм аралашканда сөйләмгә татар телен кертергә омтылу. Әлеге кичәләр айга ике-өч тапкыр оештырыла.

Бу чараның әһәмияте  – гаиләсеннән һәм туганнарыннан ерактагы студентлар өчен милли, өйдәге кебек якын һәм дустанә җылы мохит тудыру. Мондый очрашулар беренче курс студентлары өчен аеруча мөһим. Анда берничә яңа студент килә. Әлбәттә аларны монда дуслары, курстташлары чакыра, чөнки штабтагы милли рух һәм җылы мохит һәрчак үзенэ тартып тора.
Штаб җитәкчесе Рөстәм Җамалиев үз чыгышында: «Яшьләр өчен кичәләр уздырганда без ике максатны күздә тотабыз. Беренчесе һәм мөһиме – яшьләрне татар теленә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә якынайту, аларга үз милләт вәкилләре белән танышу һәм үзара аралашу мөмкинлеген тудыру. Чараның икенче максаты: татар яшьләренә шәхси һәм һөнәри яктан үсәргә ярдәм итү. Татар халкы – бик тырыш халык! Безнең хыяллар, алга таба омтылышлар, үзебезгә карата куелган таләпләр зур һәм көчле булырга тиеш. Бары тик шулай гына без уңышка ирешә алабыз. Татар телен саклау, киләчәк буыннарга җиткерү – безнең бурычыбыз!» –  диде Р.Җамалиев.
Штаб җитәкчеләре яшьләр якшәмбесендә студентларны бергә очраштыру һәм таныштыру белән генә чикләнми. Монда таланты һәм актив студентларга үз темаларын тәкъдим итеп чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп яшьләрнең һәрберсе үзенең белеме, тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм беррәттән башкалар алдында сөйләм телен дә шомарта ала. 
 Лилия Галимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штаб татар