Самокаты белән бәрелеп үлгән
Яңалыклар тасмасы

Самокаты белән бәрелеп үлгән

Прокуратура тикшерү башлады

9 июньдә, Лаеш районының «Аэросити-2» торак комплексында самокатта йөргән 15 яшьлек үсмер һәлак булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай самокатта барганда йөк машинасы кузовындагы металл баганаларга килеп бәрелгән. Алган җәрәхәтләре бик авыр булган — үсмер вакыйга урынында ук җан биргән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча процессуаль тикшерү оештырылды. Мәрхүм үсмернең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 

(фото ясалма интеллект иҗаты)


Нет комментариев