Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйлә Шәйдуллина: «Күп телләр белү хыялларны тормышка ашырырга комачауламый»

Газетабыз «Минем балам татарча сөйләшә» дигән проект игълан иткәч, татар телендә сөйләшүче егет-кызлар белән шактый аралашырга туры килде. Алар белән рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшкәч, татар теленең киләчәгенә өмет уяна. Чираттагы үрнәк гаилә – Ләйлә һәм Дамир Шәйдуллиннар.

Ләйлә ханым 5нче номерлы балалар техник иҗат үзәгендә эшли, Дамир әфәнде запастагы хәрби, автогигантның бер заводында хезмәт куя. Аларның күркәм гаиләсендә өч егет үсә. Булат гимназияне тәмамлаган, Таһир белән Кәрим – 54нче татар гимназиясе укучылары. Язмам герое Таһир Шәйдуллинның исеме Татарстанның «Энциклопедия детских достижений» дигән китабына кертелгән. 

Иманым камил, Шәйдуллиннар 54нче гимназиянең горурланырлык укучылары исемлегендә булачак. Булат Казан Дәүләт медицина университетын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә ординатурада укый. Хыялы – югары квалификацияле күз табибы, хирург булу. 
«Балаларыгызны татар мәктәбендә укыту, татар телендә сөйләшү куркытмадымы?» – дигән соравыма Ләйлә ханым: «Юк, күп телләр белү беркемгә дә комачауламый, хыялларны тормышка ашыруда да киртә түгел», – диде. 

Шәйдуллиннарның балалары чип-чиста итеп, татар теленең тәмен белеп сөйләшә. 

– Таһирыбыз кечкенәдән шигырь сөйләргә яратты. Мин аңа ике яшендә Габдулла Тукайның «Шүрәле» шигырен өйрәткән идем. Аллаһка шөкер, улыбыз шуннан бирле туган телебездә белем һәм тәрбия алды. Балалар бакчасында да татар теле укытучысы бик әйбәт иде. Татар телендә иркен һәм дөрес итеп сөйләшүен гаиләдә гел татарча аралашудан күрәбез. Каникулларда балалар туган ягыбыз – Мамадыш районы Уразбахты авылына (мин ирем белән бер авылдан) әбиләре янына кайталар. Анда да татар теле хакимлек итә, чөнки әниебез Мәнүсә Шәйдуллина ветеран укытучы гына түгел, берничә китап авторы да. Әдәби эшчәнлеге өчен Шәйхи Маннур премиясе алды. Нурания әбиләре авылда абыстай. Балаларыбызны милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз буенча тәрбияләүгә алар зур өлеш керттеләр. Аллаһка шөкер, улларыбыз безнең дә, әбиләренең дә йөзенә кызыллык китермәделәр. Без гаиләбез белән туган авылны яратабыз. Авылдашым – Германиядә яшәүче Илдар Әхмәтшин белән «Уразбахты авылы шәҗәрәләре» дигән китап чыгардык. Аның дәвамы да әзерләнеп бетте. Бу басмалар балаларыбызга рухи мирас булачак, – ди өч ул үстергән әни. 

Таһир исә гимназиядә уку белән генә чикләнмәгән. Шигырь сөйләргә яраткан улын әнисе 13нче сәнгать мәктәбенең театр һәм баян сыйныфына йөрткән. Шулай итеп улы өстәмә һөнәрле булган. Таһирның матур итеп шигырьләр сөйләве беркемне дә битараф калдырмый.  Ул театраль мәктәптәге  дуслары белән Сочи, Санкт- Петербург шәһәрләрендә булды. Аларның төркеме бер конкурста Гран При отты, шуның өчен Анапа шәһәрендәге «Смена» лагерена ике атналык юллама белән бүләкләнделәр. 10нчы сыйныфта укыса да, активлыгын югалтмый егет. Мәктәптәге күп чараларны алып бара икән. Бәйрәмнәрдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, өздереп баянда уйный. Хәер, ул кечкенәдән бик актив булган. Төрле бәйгеләрдә катнашкан, җиңеп әти-әнисен, әбисен сөендергән, гимназиянең данын күтәргән. 5нче сыйныфта укыганда ул «Татар малае» бәйгесендә «Камил малай» номинациясендә җиңгән. 8нче сыйныфта укыганда әлеге мәртәбәле бәйгедә икенче урын яулаган. 

«Бердәм дәүләт имтиханнары куркытмый безне, чөнки улыбыз татар телен генә түгел, рус телен дә камил белә. Барлык фәннәрдән гел яхшы билгеләренә генә укый», – диләр Шәйдуллиннар. 

«Таһир бик әйбәт укучы, активист, барлык конкурсларда, мәктәптәге барлык чараларда катнаша. Яхшы укый», – диде мәктәп директорының урынбасары Фәнисә Сәләхиева. 

Таһир үзлегеннән догалар да өйрәнә. Аларны дус малайлары белән мәчеткә кереп тә укыйлар. «Аллаһка шөкер, улымның дуслары да акыллы, тәртиплеләр», – ди бәхетле әни. 

Таһир абыйсы эзеннән китмәкче: «Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә телим. Кешеләрнең сәламәтлеген ныгытасым килә», – диде егет. Иншәллаһ, аның хыяллары тормышка ашар. 

54нче гимназиянең 4нче сыйныфында укучы Кәрим дә абыйларыннан калышмаска тырыша. Тырышып укый, туган телен ярата. Димәк, бу гаиләдә татар теленә мәхәббәт дәвам итеп, буыннардан-буыннарга күчәр. 

ФОТОДА Таһир Шәйдуллин әтисе Дамир һәм гимназия директоры Рамил Исаев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев