Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәлак булган очучы Беляевның туганнары: Ул гомер буе очты, тәҗрибәле пилот иде

Туганнары әйтүенчә, очучының реакциясе бик яхшы булган. Һәлак булган очучы Михаил Беляевның туганнары аның 19 яшеннән бирле очуын һәм бик тәҗрибәле пилот булуы турында сөйләде.

«Ул гомер буе очты. Башка берни дә эшли белмәде, гомере буе очучы булды. Хәрби-транспорт авиациясендә пилот булды. Очышлары бик күп иде. Ул гел: „Инструкцияне һәрвакыт үтәргә кирәк, чөнки ул кан белән язылган“, — дип әйтә иде. Ул машина йөртте, аның белән гел машинада йөри идек — юлларда кагыйдәләрне бозганда гел ачуы чыга иде, бу — кеше гомерләре дип гел әйтә иде», — дип сөйләделәр Михаил Беляевның туганнары.
Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин дигән сорауга, туганнары: «Бары тик двигательнең эшләми башлавы гына. Күрәсең, техник сәбәпләре булгандыр. Ул бик тәҗрибәле иде», — дип җавап бирделәр.  
Туганнары әйтүенчә, очучының реакциясе бик яхшы булган һәм экстрен хәлне дөрес чишә алган булыр иде.
 «Алар читтә егылган, ул самолетны торак йортлардан читкәрәк алып китәргә теләгәндер», — дип өстәделәр һәлак булган очучының туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига