Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Леди 007» белем бирү проектында катнашырга мөмкин

Моношәһәрләрдәге хатын-кызларга «Бизнес хатын-кызлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырган «Lady 007» түләүсез онлайн бизнес-акселераторында катнашырга тәкъдим итәләр.

Проект нәтиҗәләре буенча катнашучыларга дипломнар, призлар һәм грантлар биреләчәк, шулай ук бизнес-проектларны үстерү буенча ярдәм күрсәтеләчәк.
Программа үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы, әмма тотрыксыз икътисади вәзгыять шартларында үз бизнесларын үстерү буенча билгеле бер кыенлыкларга юлыккан эшмәкәр хатын-кызларга исәпләнгән.
Уку барышында катнашучылар финанс, хокук, маркетинг һәм ресурслар белән идарә итү өлкәсеннән чакырылган экспертлар белән практик курс узачаклар.
Программа видеодәресләрдән, өй эшләреннән һәм экспертлар белән тренинглардан тора. Курс нәтиҗәләре буенча катнашучылар кураторлар ярдәме белән үз бизнесларын үстерү проектларын эшләячәкләр һәм тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә (социаль эшмәкәрлек, инновацион проектлар, яшел бизнес) тәкъдим итәчәкләр.
«Lady 007» онлайн бизнес-акселераторында катнашу өчен гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://ruslady007.ru/home.
«Бизнес хатын-кызлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасыннан элемтә зат: Плигина М. Е., тел: 8 (916) 168-49-93. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект