Ленин премиясе лауреаты үлгән
Ул РДС-37 бомбасын эшләүдә катнашкан...
ТАСС мәгълүмат агентлыгы СССРда ике баскычлы РДС-37 коралын ясаучыларның берсе Григорий Клинишовның вафат булуын хәбәр итте.
«Аның үле гәүдәсенә Мәскәүнең Космодамин яр буендагы йортларның берсендәге фатирда тап булалар. Физик-ядерщик үзенә кул салган дип фаразлана. Янында ълем алды язуы да булган. Анда ул туганнары белән хушлашкан», – ди агентлык.
1930 елгы Клинишов физика-математика фәннәре кандидаты, 1962 елда Ленин премиясе лауреаты булган. Ул РДС-37 бомбасын эшләүдә катнашкан, әлеге корал өчен «заряд» ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев