Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер»ен галимнәр тикшерә

Чарада язучы үзе дә катнашачак.

17 ноябрь 14:00 сәгатьтә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Лилия Гыйбадуллинаның "Бишенче гомер" повесте буенча укучылар конференциясе була. Чарада язучы үзе дә катнашачак. 

Узган ел әлеге әсәр ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе үткәргән ябык әдәби конкурста, "Үсмерләр өчен повесть" номинациясендә, беренче урыннны алган иде. Коференциядә республика мәктәпләреннән һәм Чаллыдан укучылар, язучылар һәм галимнәр катнашачак. Бүгенге көндә әлеге әсәр "Көмеш кыңгырау" газетасының төрле саннарында басылып чыкты. Киләсе елда ул китап булып та нәшер ителәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият