Лилия Муллагалиеваның хәле ничек?
Яңалыклар тасмасы

Лилия Муллагалиеваның хәле ничек?

Ул хастаханәгә баруын әйтте.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның Санкт-Петербургта операция ясатуы турында язган идек.
Җырчы узган атнада өенә кайтты. Аны Казан аэропортында гаиләсе, туганнары чәчәкләр һәм бүләкләр белән каршы алдылар. 

Хәзер Лилия гадәти тормыш белән яши. Ул үзенең әкренләп терелүен әйтте.

– Аллаһка шөкер, әкрен генә җайланам. Операциядән соң беренче тапкыр машинага утырдым. Хастаханәгә, поликлиникага барам. «Больничный»ны озынайтасы, эндокринологка күренәсе бар, –диде ул.

Фото видеодан скриншот

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Лилия Муллагалиева яман чир операция

Нет комментариев