Мәйданга пычаклар, отверткалар алып кермәкче булганнар
Яңалыклар тасмасы

Мәйданга пычаклар, отверткалар алып кермәкче булганнар

Республика һәм Шәһәр көнендә сакчылар тикшереп кертте

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә кичке 17.00. сәгатьтә мәйданда башланасы чараларга халыкны сакчылар тикшереп кертте. Баштан полиция хезмәткәрләре металлорамка аша үткәрде, бәйрәм дәвамында патруль хезмәте эшләде. Кайберәүләр үзләре белән тыелган предметлар алып кермәкче булган, алар арасында пычаклар, кайчы, пәкеләр, газ баллонннары һәм башкалар бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев