1нче сентябрьдән үк яңа мессенджерда аралашачаклар
МАХ милли мессенджерына төрле сервислар кертелгән. Алар арасында “Моя школа” кушымтасы да. Татарстан быел Алтай, Мари республикасы, Владимир, Тверь өлкәләре, Ханты-Манси округы белән берлектә Россиянең пилот проектында катнаша. Яңа уку елы башлангач укытучылар, укучылар, әти-әниләр дә яңа мессенджерга күчәргә тиеш. Сораулар туган очракта, сыйныф җитәкчеләре аңлатырга тиеш була.
Нет комментариев