Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында 23 яшьлек егет өске каттан сикерде

Аның телефонын талап алган булганнар.

Вакыйга Мәләкәс аръягындагы йортларның берсендә була. Ял көннәрендә 3 дус очрашып исерткеч эчемлекләр куллана. Кичкә таба ир-атларның икесе 23 яшьлек егеткә телефонын сорап бәйләнә башлый. Егет каршы килә, әмма барыбер телефонын тартып алалар. Ахыр чиктә ул бу компаниядән китәргә була һәм өченче каттан сикерә. 

Әлеге конфликт хокук сакчыларында кызыксыну уята. Телефон каракларын кулга алалар. 19 һәм 29 яшьлек егетләр моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. 29 яшьлегенең наркотиклар белән тотылып һәм урлашып хөкем ителүе турында билгеле. Ир-атларның икесенә карата да җинаять эше кузгатылды. 

Өске каттан сикергән егет хастаханәгә озатылды. 5 мең сумлык телефон хуҗасына кайтартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев