Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс елгасы күпере астындагы яңа юл кайчан әзер булачак?

Чаллы мэры вакытын әйтте.

Мәләкәс елгасы күпере астында төзелүче яңа юлны кулланылышка тапшыру вакыты билгеле. Ул җәйгә үк әзер булачак. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

-    Төзелеш бар көченә бара. Хәтта билгеләнгән графиктан алдарак та. Бөтенесе Яңа ел бәйрәмнәрендә ял иткәндә, төзүчеләр эшләде. Хәтта төнлә дә эшлиләр. Моның өчен яктырткычлар урнаштырылган. Контракт буенча юлны көзгә кулланылышка тапшырырга тиеш иделәр. Әмма без җәйгә төзеп бетерү бурычын куябыз. 

Борылыш юлын "Автомобиль юллары предприятиесе" төзи. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше