Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Маньяк 19 яшьлек кызны урлап, 14 ел буе коллыкта тоткан

Психик авыру ир-ат буенча тикшерү башланды.

Чиләбедә 19 яшьлек кызны урлап тоткынлыкта яшәткән 51 яшьлек ир-атны тоттылар.

Вакыйга 2009 елда була. Владимир Чискидов Екатеринаны исерткеч эчемлекләр эчәргә өенә чакыра. Кыз ризалаша. Әмма Владимирның нияте башка булып чыга. Ул Екатеринаны бүлмәдә бикләп куя. Тәрәзәләрне рәшәткә белән уратып ала. Вакыты-вакыты белән кыйный һәм көчли. Өйдән чыгып киткәндә кулларын бәйли һәм авызын скотч белән ябыштыра. Ярдәм сорап кычкырса, үтерәчәген белдерә. Маньяк үзе белән һәрвакыт пычак йөртә торган була. 2010 елда аның бер хатын-кызны кыйнап үтерүе билгеле. Йорт янында берничә кеше сөякләре табылган.    

Йортта Владимирның анасы да яшәгән. Екатеринаны бүлмәдән аңа ярдәм итү һәм җыештыру өчен генә чыгара торган булган. Екатерина әйтүенчә, ир-ат алкоголь кулланган. Соңгы вакытта психик авыруы да кискенләшкән. Бер мәлне Владимир исереп ятып йоклаган. Кыз утырган бүлмәне бикләргә оныткан. Шул арада Екатерина качарга өлгергән. 

Хәзерге вакытта Владимирга карата кеше урлау һәм үтерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара. Маньяк сак астында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять