Марат Яруллин төркеме кастингына 300 биюче килгән
Яңалыклар тасмасы

Марат Яруллин төркеме кастингына 300 биюче килгән

Кемне сайлаган?

Кызлар арасында популярлык казанган җырчы Марат Яруллин төркеме биючеләр өчен кастинг уздыра. Җырчы сүзләренә караганда,  300дән артык гариза килгән.

«300 гариза арасында 20сен сайлап алдык. Хәзер биючеләр «Гүзәлем» җырына бии. Бик күп талантлы яшьләр килде. Катнашкан барча биючегә дә рәхмәтлебез», - ди Марат үзенең социаль челтәрендә.

Марат әйтүенчә, ул 20 кеше арасыннан 5 биючене калдырган. Шуларның ничәсен эшкә алганлыгы турында әлегә әйтми. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев