Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Март аенда ничек тукланырга?

Бу чорда организмны энергия белән тулыландыру мөһим.

Март кояшы алдаучан була. Беренче кояш нурларына алданып, тизрәк авыр киемнәрне салып ташлыйсы килә. Моның нәтиҗәсе – салкын тию, томау, ютәл. Витаминнарга сусаган организмга исә чирләргә каршы тору авырлаша.

Шуңа да бу чорда организмны энергия белән тулыландыру мөһим. Баланслы туклану да яхшы ярдәмче. Роспотребнадзор белгечләре сезонлы продуктларны рационга кертергә киңәш итә. 

Яз башында Россиянең җылы почмакларында яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгерә, чит илләрнең кайберләрендә дә бу вакытта уңыш җыялар.
Яшелчәләрдән төрле кәбестә, суган, керән, сарымсак, редис, шалкан, ачы торма файдалы. Чөгендер, кишер, бәрәңге турында да онытырга кирәкми. Петрушка, шпинат, кузгалак, бөтнек тә ашарга әзерләгәндә кулланылырга тиеш. Җиләк-җимешләр арасыннан белгечләр авокадо, әфлисун, банан, гранат, грейпфрут, киви, лимон, мандарин, алманы билгеләп үтә. Балык, ит – һәр сезонда да актуаль продуктлар.

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев