Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мәскәү проспектын иртәрәк ясап бетерергә кирәк!»

Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр алдында шундый бурыч куйды.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мәскәү проспекты дәвамы төзелешенә тукталды. Бүгенге көндә биредә эшләр 60 процентка төгәлләнгән. Проект буенча юлларны 1 сентябрьда кулланылышка тапшырырга тиешләр. Наил Мәһдиев озакка сузмаска кушты. 

“1 сентябрь соң була. Юлларны 10 көнгә иртәрәк, 20 августка ачарга кирәк. 1 сентябрьдә балалар  мәктәпләргә йөри башлый. Ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Аннан соң, автобуслар хәрәкәтен алдан көйләп кую зарур. Мәскәү проспекты буйлап 2нче һәм 3нче маршрутлар йөриячәк. Притяжение микрорайонына пассажирлар азмы-күпме икәнен алдан билгеләп, җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк”, - диде ул.  

Исегезгә төшерәбез, Чаллы хакимияте 24 яңа автобус сатып алды. Аларның 14се май аенда шәһәргә кайтартылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше