Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспектын озынайтуның икенче этабы кайчан башланачак?

Юлларны ЗЯБтагы Һ.Такташ урамына кадәр дәвам итү буенча проект өстендә эшлиләр.

Мәскәү проспектын озынайтуның беренче этабы тәмамланды. 1,3 км лы юл «Стимул» федераль программасы буенча бирелгән 1,5 млрд сум га төште. Әлеге юлда эшче хәрәкәт ачылды. 

Таһир Сөнгатуллин җитәкчелегендәге «РБР 16» компаниясе икешәр полосалы ике яклы юл салды. Җәяүлеләр юлы һәм  96 метрлы күпер төзелде. Юллар тигез һәм якты. 2, 3нче маршрут автобуслары яңа юлдан йөри башлады. 

«Без күпер аша эшче хәрәкәтне 20 августта ачабыз дигән идек. Сүзебездә тордык. Мәскәү проспектын озынайту күп көч таләп итә торган эш булды. Бу проектны РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллин ярдәме белән тормышка ашырдык. 40 мең кеше яшәячәк «Притяжение» микрорайонындагы кешеләр җәмәгать транспорты белән тәэмин ителде», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 

Мәскәү проспектын ЗЯБтагы Һ.Такташ урамына кадәр дәвам итү буенча проект эшләре башланды. Төзелеш 2024 елда дәвам итәргә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше