Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операция җирлегеннән Татарстанга эт алып кайттылар

Аны һәлак булган хәрби кызларына алып кайтырга хыялланган.

“Алга” батальоны хәрбиләренең яңа дус табулары турында 2 ай элек язган идек. (Тулырак моннан укый аласыз)

Ул вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр аны "талисманыбыз" дип сөенеп язды. “Кая гына барсак та ул гел безнең белән. Хезмәт иткәндә ярдәм итә. Сакта тора. Ят кешеләр якынлашса, белдертә. Иртән солдатларны уята. Бик чиста эт ул. Ачулансаң - үпкәли. Әмма бик тиз гафу итә, акыллы”, - дип сөйләде хәрбиләр.

Аеруча аны Арча егете ошаткан. Хәрби операция беткәч, өенә алып кайтырга үз-үзенә вәгъдә иткән. Кызганыч, солдат вафат булган. Аның теләген хәрби-дуслары үтәргә булды. Муськаны Татарстанга алып кайттылар һәм хәрбинең гаиләсенә тапшырдылар. Кечкенә этне хәзер мәрхүмнең 3 кызы тәрбияләячәк. 

"Алга" батальонында хәзер яңа эт. Аңа Служба кушаматы биргәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция