Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа ярдәм чарасы кертелде
Җыелманы алу өчен яшь анага иренең махсус хәрби операциягә чакырылуын раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ярдәм чарасы кертелә. Хәзер аларның яңа туган балалары өчен сабый кирәк-ярагыннан торган бүләк җыелмалары тапшырылачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән указга кул куйган.
Моңа кадәр мондый бүләк аз керемле гаиләләргә генә бирелә иде. Хәзер ул хәрби операциядә катнашучыларның һәммәсе – мобилизацияләнүчеләр, “Алга” һәм “Тимер” батальоннары, Росгвардия хәрби хезмәткәрләре, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә дә тапшырылачак.
Ярдәм җыелмасын алу өчен яшь анага иренең махсус хәрби операциягә чакырылуын раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев