Милекне мошенниклардан ничек сакларга?
Чаллы риелторы Светлана Газетдинова бер ысулны әйтте.
Ул ЕГРНга (Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры) үзеңнең электрон почтаңны беркетү. Болай эшләгәндә сезнең милеккә кагылышлы бөтен гамәлләр дә хат булып, майл адресына килеп торачак. «Вакытында хәбәрдар булу фатирыгыздан яки йортыгыздан колак какмаска булышыр», – ди белгеч.
«Электрон почтаны ЕГРНга беркетүнең ике юлы бар. Берсе МФЦ аша, икенчесе – Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) парталында. Беренче очракта, күпфункцияле үзәккә үзегез белән паспорт һәм милек хуҗасы булуыгызны дәлилләүче документ алырга онытмагыз. Икенче юлны сайласагыз, сезнең «подтвержденная учетная запись» булырга тиеш. Анда «Государственная регистрация прав и кадастровый учёт» дигән бүлекне табарга һәм «Внесение сведений в ЕГРН» төймәсенә басарга кирәк була. Биредә шәхси мәгълүмат һәм почта адресын тутыру урыны булачак. Гариза кабул ителгәннән соң, әлеге хезмәт 5 көн эчендә эшли башлаячак», – дип уртаклашты Светлана Газетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев