Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Миллиард.Татар» онлайн-уеннар юлы белән татарларның 5 шәһәре буенча юллама уйнатачак

«Миллиард.Татар» проекты татар халкының бөтен дөнья буйлап берләшүе өчен платформа ачты. Ул онлайн-уеннар рәвешендә тормышка ашырылды, - дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

"Дөньядагы барлык татарларны һәм алар булырга теләүчеләрне безнең ресурста теркәлергә чакырабыз. Хәзер проект сайтында онлайн уен бара, анда һәркем үз татар кланын булдыра ала, аны үстерә һәм татар тарихының 5 шәһәре буенча сәфәр ота ала, шулар арасында Истанбул һәм Алма-Ата да бар ", - диелә иҗади төркем хәбәрендә.

Шулай ук "Миллиард.Татар" татарларның үзара ярдәмләшүенең платформасы булды. Проектта теркәлгән һәр кеше башка татарга һәм теләсә кайсы кешегә ярдәм тәкъдим итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык