Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минем өчен якын дус

Шә­һә­ре­без­дә нә­шер ите­лү­че бер­дән­бер та­тар га­зе­та­сы «Шәһ­ри Чал­лы» ми­нем өчен ге­нә тү­гел, дус-ту­ган­на­рым­ның да якын дус­ты.  Мин яр­ты ел са­ен 4-5 ке­ше­не үз ак­ча­ма га­зе­та­га яз­ды­рам. Алар аны ал­ган са­ен укып ми­ңа рәх­мәт әй­тә­ләр.

Бүгенге заманда шатлыклы күренешләр бик сирәк, бу яңа коронавирус инфекциясе дә кешеләрнең кәефен кырды. Почта тартмасыннан газетаны алгач дәртләнеп китәм. Өйгә кергәнче актарып чыгам. Чәй эчеп, өй киемнәрен кигәч, диванга ятып, рәхәтләнеп укыйм. Гыйбрәтле хәлләр, мәдәният-сәнгать, шәһәр тормышы  турындагы язмаларны, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләрне яратып укыйм. Аларның һәрберсеннән үзеңә кирәкле мәгълүматны табып була. Мин газета-китап укымаган кешегә аптырыйм. Миннән хәтереңне ничек саклыйсың дип сораучыларга җавабым: «Газета укыган кешенең зиһене арта, хәтере яхшыра. Ул акыллы, гыйлемле була. Шуңа күрә газета укырга кирәк!»
Газетаның тиражын арттыруга өлешләрен керткән җитәкчеләргә, депутатларга рәхмәт яусын. Алар бу гамәлләре белән татар телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертәләр, өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә газета языдырып, сөенеч бүләк итәләр. Шәһәрдә хәлле кешеләр җитәрлек, алар да һичьюгы минем кебек 4-5 кешегә генә «Шәһри Чаллы»ны яздырсалар, бик яхшы булыр иде.
Гөлзада Рзаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка2022