Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем тавыш» форумы узды

Чаллыда узган «Минем тавыш» («Мой голос») форумында шәһәрдәшләр, участок сайлау комиссияләре әгъзалары, депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белән Россия иҗтимагый палатасының мәгълүмати үсеш комиссиясе рәисе урынбасары Александр Малькевичка сораулар бирделәр.

Сайлау кампаниясендә катнашучылар арасында ачыктан-ачык сөйләшү булды. «Чаллы – сәяси яктан актив шәһәр», - дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев. 
ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов: «Сайлау 3 көн барганда, тынычлык көнен ничек сакларга?» – дип сорады. Аңа Малькевич: «Һәр кешенең кулында смартфон булганда тынычлык көне – анархизм ул. РФ Дәүләт Думасына яңа сайланган депутатлар бу кагыйдә хакында уйланырлар дип ышанам», – дип җавап бирде. 
Чарада быел сайлау ишек алларында буламы, дип тә кызыксындылар. Кондратьев РФ Дәүләт Думасына сайлау участокларында, өйдә һәм яшәгән урыннан еракта гына тавыш биреп булачак дип җавап кайтарды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум